Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне... Игелекле эшләргә

2 декабрь көнне  без, Яңа Кенәр сәламәтлекләре чикләнгән балалар өчен “Кыш бабайның туган көне” дип исемләнгән дуслык бәйрәме уздырдык.

Бәйрәм вакытында балалар белән “Көлсылу” әкияте мисалында шәфкатьлелек, миһербанлык кебек мөһим төшенчәләр турында сөйләштек. Һәркемнең янында игелек, ярдәм, дуслык һәм хәтта мәхәббәт кебек төшенчәләр тора.

Дуслык бәйрәмендә укучылар үзләренең осталыкларын да күрсәтеп, бик матур концерт программасы тәкъдим иттеләр.

Инвалидлар декадасына багышлап китапханәдә “Яшәргә ярдәм итүче китаплар” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзеп куелды. Бу күргәзмәдә теге яки бу сәбәпләр аркасында инвалид булган кешеләр турында сөйләүче китаплар тәкъдим ителде. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән язучыларның автобиографик повестьлары, һәм андыйлар турында язылган  нәфис әдәбият тәкъдим ителә.