Красные тюльпаны надежды

            Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнне дөнья җәмәгатьчелеге эпидемия тәэсирендә кешеләр белән бердәмлекне һәм СПИДка каршы бөтен дөньяда ярдәм күрсәтә. 1 декабрь көнне Яңа Кенәр авыл китапханәсендә  Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан профилактик акция  уздырылды. Китапханәче тарафыннан чара барышында укучыларга Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненең барлыкка килү тарихы, бу авыруның куркынычлыгы, сәламәтлек өчен проблемалар һәм хәвеф, ВИЧ, СПИД һәм башка йогышлы авырулар турында мәгълүмат бирелде. Бу көнне без кызыл тасмалар таратып,  бу символ турында әңгәмә корылды.  Шулай ук, бу кичәдә  катнашучыларга СПИД һәм йогышлы чирләрне кисәтү буенча  белешмәлекләр таратылды.

         “СПИД турында һәркем белергә тиеш!” дигән исемдә презентация күрсәтелеп,   бу темага багышланган китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде. Мондый кичәләр уздырып без яшүсмерләрдә үзләренең сәламәтлекләренә һәм киләчәк тормышларына игътибарлылык тәрбиялибез.