“Яшәгез Сез көлеп кенә, Дөньядан ямь табып кына!”

          Ноябрьнең соңгы атнасы илебездә Әниләр көне буларак бәйрәм ителә. Бу бәйрәм мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында ел саен зурлап билгеләп үтелә. 24 ноябрь көнне безнең китапханәдә дә шул бәйрәмгә багышланган әдәби кунакханә уздырылды. Әдәбиятта әниләр темасы киң урын алып тора. Язучыларның, шагыйрьләрнең нинди генә әсәрен алма анда әниләр турында матур итеп искә алына.

         Бер кичә барышында гына бөтен әсәрләрне анализлап чыгып булмаганлыктан, без язучы Фәүзия Бәйрамованың “Ана” дигән әсәренә тукталдык. Әсәрдә сүз кем әнисе турында бара, ни өчен бу китапны татар язучысы язган, Чыңгыз Айтматов белән безнең милләтне нинди җепләр бәйли – бу турыда без кичә башланганда кереш өлештә мәгълүмат бирдек. Ни өчен автор бу әсәрен фәнни – тарихи язма дип атаган, бу турыда фикер алышканнан соң, нәтиҗә ясалды. Китап белән якыннан танышкан саен укучыларыбыз дөнья буйлап таралган, Тәңре тауларына, кыпчак далаларына тамыр җибәргән, кыргыз – казах халыклары белән гаилә корып, мәңгегә шул якларда яшәп калган милләттәшләребез язмышы белән дә таныштылар.

         Шулай ук, мәдәният йортында урта мәктәп укучылары һәм әниләре тарафыннан бәйрәм концерты узды.