“В них вся Вселенная”

             21 ноябрь көнне уздырылган танып белү кичәсендә без, сүзлекләр һәм энциклопедияләр турында сөйләштек. Чарада китапханәче укучыларга бу бәйрәмнең галим, табиб, язучы, этнограф, фольклорчы, ликограф, «тере бөек рус теленең аңлатмалы сүзлеге» н төзүче Владимир Иванович Дальнең туган көненә багышлануы турында сөйләде. Укучылар аның тормышы һәм хезмәтләре турында якыннан танышып, сүзлекләрнең күптөрлелеге белән таныштылар. Шулай ук укучыларга сүзлекләрнең белешмәлекләрдән нәрсә белән аерылып торуы һәм аларны ничек куллану турында мәгълүмат бирелде. Соңрак укучыларның  игътибарын рус теленең сүзлекләренә, ике телле сүзлекләргә юнәлтеп, фикер алыштык. Сүзлекләр һәм энциклопедияләрнең күптөрлелеге турында «Русской речи государь по прозванию словарь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән танышудан соң билгеле булды.