Кеше китә – җыры кала

        Фаҗигале үлем белән вакытсыз арабыздан киткән якташыбыз, драматург, режиссер, артист Гафур Каюмовны искә алу кичәсе булып узды. 2018 елның 25 июле көнне туган районында репетиция ясаганда фаҗигагә юлыгып, операция өстәлендә вафат булды Гафур әфәнде. Бу вакыйгага быел биш ел тулды.

         14 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында драматург, режиссер Гафур Каюмовны искә алу кичәсе уздырылды. Кичәдә Гафур әфәнденең тормыш иптәше Гөлчәчәк ханым, кызы Ләйсән ханым катнашып, истәлекләре белән уртаклаштылар. Арча Мәдәният йорты җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафисович, Әлмәт дәүләт драма театры артистлары Татарстанның халык артисткасы Файзуллина Раушания Самат кызы, Татарстанның Атказанган артисткасы Абунагимова Дилбәр Рашит кызы да драматург, режиссер буларак Гафур әфәнде нинди булганын искә алдылар һәм тамашачыларга үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр. Шулай ук, драматургның туган ягы Шурабаш авыллыннан килгән үзешчәннәр дә бик матур чыгышларын бүләк иттеләр. Искә алу кичәсе Яңа Кенәр авылыүзешчәннәре чыгышлары белән үрелеп барды.