“Закон обо мне, мне о законе”

           6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Ел саен без Татарстан Конституциясе көнен билгеләп үтәргә тырышабыз. Халкыбызның бөек үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында сөйләшү өчен без 3 ноябрь көнне телдән журнал уздырдык. Бүгенге тыныч, матур тормышка безнең халкыбыз бик зур урау юллар аша килеп иреште, татар халкының тарихы турында кыскача мәгълүмат биреп укучылар белән фикер алыштык. Шулай ук, кичә барышында дәүләт символикалары һәм республикабызның бөек шәхесләре турында әңгәмә кордык. Соңрак Конституцияне кабул итү турындагы видеоролик карап, фикер алыштык.