“Халыкның хәтер сагында”

           Үзенең тарихи романнары белән танылган язучы Нурихан Фәттахның тууына быел 95 ел тулды. Шул уңайдан, без китап укучыларыбыз белән әдәби альманах уздырдык. Кичә барышында язучының тормыш юлы турында мәгълүмат бирдек. Нурихан Фәттах әдәби – тарихи әсәрләр язганчы иң элек, тарихи фәнни хезмәтләр яза. Аның бу фәнни хезмәтләре чын мәгънәсендә тарихны, телне белүче галим итеп таныта. Язучыга танылу алып килгән “Итил суы ака торур” романын искә төшереп, анализладык. “Халыкның хәтер сагында” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясап, язучының калган әсәрләрен дә искә төшердек. Кызыклы урыннарын укып, фикер алыштык.