"Блокада икмәге"

          16 октябрьдә Бөтендөнья Икмәк көне билгеләп үтелә. Икмәк - кешенең тормышы, сәламәтлеге һәм иминлеге символы. Ул башка ризыклар арасында аерылып тора, һәрвакыт өстәл башында куела, туендыручы дип санала.

         18 октябрь көнне уздырылган тарихи – әдәби кичәне без икмәк темасына багышладык. Укучылар белән икмәкнең өстәлгә килеп җиткәнчегә кадәрге озын юлы турында әңгәмә корып, фикер алыштык. Кешелек барлыкка килгән заманнарда ук икмәк иң беренче ничек барлыкка килгән, аны иң беренче кемнәр пешергәннәр, нәрсә ул “блокада икәмге”, ни өчен ул шулай дип атала – болар турында без кичә барышында сөйләштек. Укучылар өчен викторина уздырдык, анда икмәк һәм аның килеп чыгышы турында белемнәрен тикшердек. Чара ахырында Ленинград блокадасы турында “Блокадный хлеб” дип исемләнгән видеофильм карадык. Фильмны караганнан соң, аңа анализ ясап, фикер алыштык.