"Сез-җирдә беркайчан да сүнмәячәк яктылык"

            Яңа Кенәр зурлар китапханәсендә югары сыйныф укучылары өчен Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышлап специалист көне уздырылды. Бу чарада без, укучыларга укытучы һөнәренең иң бөек һөнәрләрнең берсе булуы турында мәгьлүмат бирдек һәм бу һөнәрнең әһәмияте турында фикер алыштык. Мероприятие барышында укучыларны бөек педагог Константин Ушинский, Антон Макаренконың ничек үсүе, укуы, эшләве һәм шуның белән дан казануы, бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның укытучылык эшчәнлеге турындагы кызыклы факторлар белән таныштырдык. Аннары укучыларны  күренекле галим Константин Циолковскийның авыр язмышы белән таныштырып, аның эшчәнлеге турында видеоролик күрсәттек.

         Специалист көненең икенче яртысында сүз  үзебезнең урта мәктәп турында барды. Бүгенге көндә Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова С.З. исемен йөрткән мәктәпнең бай тарихы белән таныштырып,анда укып чыгып дәрәҗәле исемгә лаек булган шәхесләр турында мәгьлүмат бирдек.  Шулай ук, бу өлештә укытучылар арасында иң беренчеләрдән булып Социалистик Хезмәт Герое исемен алган мөхтәрәм укытучыбыз Габдрахманова С.З. турында фильм күрсәттек.

         Чара ахырында китапханәдә эшләп килгән “Укытучы! Һәр карашың – гыйлем нуры синең!

Һәр сүзеңдә синең изгелек!” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.