Матбугат – тормыш көзгесе.

         11 нче октябрь көнне уздырылган китапханә дәресенең темасы “Матбугат – тормыш көзгесе”  дип аталды. Китапханә дәресендә урта мәктәпнең югары сыйныф укучылар катнашты. Китапханә дәресенең максаты: укучыларны газеталарда чыккан мәкаләләрне укып дөрес итеп анализларга өйрәтү; китапханәгә йөрешне арттыру.

         Безнең китапханәгә 18 төрдә журнал һәм 11 төрдә газет килә. Хәзерге кыйбатчылык заманында бу безнең китапханә өчен һәм китап укучылар өчен зур хәзинә. Китапханәгә килүчеләр көндәлек яңалыклар белән бик рәхәтләнеп танышып баралар.  

         Дәрес барышында без укучылар белән газет – журнал мәкаләләрен кычкырып укып,  анализ ясадык. Мәкаләгә кагылышлы сорауларга җаваплар эзләдек. Дәреснең икенче яртысында журналистика белән шөгыльләндек. Укучылар ике группага бүленеп газет яки журнал чыгардылар. Аның исемен, рубрикаларын булдырдылар. Һәм үзләре чыгарган газет – журналны якладылар.