Рәхмәт сиңа, Укытучым!

             Быел Россиядә Укытучы һәм остазлар елы буларак билгеләп үтелде. 5 нче октябрь Укытучылар көне уңаеннан һәм Укытучылар елы уңаеннан без мәдәният йортында “Рәхмәт сиңа, Укытучым!” дигән исемдә музыкаль кичә уздырдык. Кичәгә авылыбызда яшәгән пенсионер укытучылар, бүгенге көндә урта мәктәптә укыткан укытучылар кунакка чакырылды. Күп еллар мәктәбебездә балаларга белем һәм тәрбия биргән берничә укытучыны кичә барышында сәхнәгә чакырып аларга сүз бирдек. Алар үз чыгышларында ни өчен бу һөнәрне сайлаганнар, укыткан вакытта нинди авырлыкларга юлыккан булганнар һәм үзләре укыткан вакытта нинди күңелле вакыйгалар булган – шулар турында искә төшерделәр. Кичә  авыл үзешчәннәре һәм урта мәктәп укучылары тарафыннан зәерләнгән концерт номерлары белән үрелеп барды.