“Сезнең тормыш юлы матур тарих”

            Үзенең алтын сары төсләре белән килгән октябрь ае безгә бик матур бәйрәм  - Өлкәннәр бәйрәмен алып килә. Октябрьнең ункөнлегендә илебездә өлкәннәргә хөрмәт, игьтибар бермә – бер арта. Безнең китапханәнең дә актив өлкән китап укучылары бик күп. Алар безнең китап укучыларыбыз гына түгел, ә бәлки без уздырган чараларда актив катнашучылар да. Октябрь аенда гына түгел, без алар белән һәрдаим очрашып, аралашып торабыз. 2 нче октябрь көнне уздырылган  бәйрәм кичәсе өлкәннәребез хөрмәтенә булды. Бу көнне без үзебезнең коллегаларыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бик матур бәйрәм кичәсе оештырдык. Бу кичәдә өлкәннәребез өчен иң матур, җылы теләкләребезне җиткереп, алар белән җылы аралашу булды. Аларны борчыган сорауларга җаваплар биреп, аларның безгә җиткергән файдалы киңәшләрен тыңлап, үзешчәннәребез тарафыннан оештырылган бәйрәм концерты белән үрелеп барды әлеге кичәбез.