Виртуаль дөньяга тәрәзә: көнкүрештә компьютерны куллану.

       Хәзерге заманда интернет барыбызның да аерылгысыз ярдәмчесе. Интернет аркылы без бик күп эшләр башкарабыз, җир шарының төрле почмаклары белән элемтәгә керәбез. Дәүләт порталлары аша күп төрле түләүләр, төрле справкалар, хәтта паспорт алу эшләрен дә башкарабыз. Хәзерге заманда яшьләр генә түгел, ә өлкәннәр арасында да компьтерны бик яхшы белүчеләр бар.

         30 сентябрь – Бөтендөнья интернет көне уңаеннан без, китапханәдә, “Виртуаль дөньяга тәрәзә: көнкүрештә компьютерны куллану” дип исемләнгән компьютер грамоталылыгына өйрәнү сәгате уздырдык. Бу очрашуда безнең өлкән буын китап укучыларыбыз катнашты. Алар үзләренең кызыксындырган сорауларына җаваплар эзләп, компьютерда эшләү буенча белемнәрен ныгыттылар. Өйдән чыкмый гына интернет порталлар аша түләүләрне түләү, врачка язылу кебек эшләрне эшләү буенча дәрес алдылар.