Без Ватанга тугрылыклы

         2022 елның 21 нче сентябре көнне безнең авылда  сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә ясалган һәйкәл ачу тантанасы уздырылган иде. Бу һәйкәл Әфганистан, Чечня һәм башка җирләрдә барган сугышчан хәрәкәт ветераннары, хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган һәм хәрби бурычларын үтәп кайтып, тыныч тормышта вакытсыз вафат булган егетләр истәлегенә эшләнелде. Һәйкәл ачу бәйрәменең икенче көне күңелләргә курку һәм шом алып килде. Бу көнне илебездә барган вәзгыять нигезендә өлешчә мобилизация башланды. Өлешчә мобилизация башлангач безнең Яңа Кенәр авыл җирлегеннән 19 егет махсус хәрби операциягә алынды. Соңрак бу егетләрнең саны арта барды. Бүгенге көндә безнең авыл җирлегеннән 23 егет үзләренең ватан алдында торган бурычларын намус белән үтәп, илебезнең тынычлыгы өчен көрәшәләр. Бу вакыйгаларга бер ел вакыт узып та китте. 23 нче сентябрь көнне уздырылган патриотик – тәрбияви кичәдә авыл халкы һәм үсеп килүче яшь буын катнашты. Шулай ук, кичәдә районнан килгән кунаклар һәм сугышчан хәрәкәт ветераннары да катнашты. Кичәдә һәйкәлнең төзелү тарихы һәм өлешчә мобилизация, гуманитар ярдәм турында сөйләнелде. Урта мәктәп һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары бу кичәгә бик матур ямь өстәп, бу кичә зур бер тантанага әйләнде.