Арча муниципаль районы иҗтимгый советының күчмә утырышы

          14 сентябрь көнне Яңа Кенәр авыл җирлегендә Арча муниципаль районы иҗтимгый советының күчмә утырышы булып узды. Иҗтимагый совет вәкилләре, җитәкчеләре  Мифтахетдинова Надия Равыил кызы җитәкчелегендә, җирлекктәге социаль обьектлары: авыл клублары, мәктәпләр, мәчетләр һәм шәхси хуҗалыклардагы фермерлек эшчәнлеге белән таныштылар.

         Без, Т.Миңнуллин исемендәге Яңа Кенәр авыл китапханәсе, иҗтимагый совет вәкилләрен үзебезнең китапханә тормышы, аның тарихы белән якыннан таныштырдык. Ел вакыйгаларын чагылдырган китап күргәзмәләренә күзәтү ясап, бүгенге көндә башкарган эшләребез турында мәгълүмат бирдек.