“Быть грамотным – важно”

        8 сентябрьдә бөтен дөньяда Халыкара грамоталылык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм, безгә беренче тапкыр 1966 елда ЮНЕСКО инициативасы белән килгән.

         Бу көнне безнең китапханәдә грамоталылык көненә багышланган чара уздырылды. Китапханәче укучыларга грамоталылык көне кайчан оештырылганы, нинди оешма тарафыннан ел саен бу көнне нинди максат белән үткәрелүе турында сөйләде. Китап укучыларга грамоталылык ул хокук кына түгел, ә һәркемнең бурычы булуын да аңлатты.  Аннары «Үзеңнең грамоталылыгыңны тикшерү» дип исемләнгән тест үткәрелде, анда укучыларга рус теле буенча төрле биремнәр тәкъдим ителде: текстта өтерләр кую, басым ясау, грамматик хаталар белән җөмлә табу, сүз формасын формалаштыруда хаталар табу, исемнәрнең төрен билгеләү, җөмләгә кирәкле фигыльләрне, төшереп калдырылган тартыкларны кертү. Тестны башкарганнан соң «Күңелле грамматика» дигән кечкенә конкурс оештырылды, анда яшүсмерләр иҗекләрдән сүзләр төзиләр, хәрефләр буталган текстны торгызалар, саннарны куллануда хаталар табалар. Кичә барышында укучылар  үзләренең грамоталылыгын беркайчан да онытмаска кирәклеген аңладылар, аны һәрвакыт күтәрергә кирәк икәнлегенә инандылар. Грамоталы кешеләрне хөрмәт итәләр. Грамоталы булу һәрвакыт модада, ә  моның өчен күбрәк укырга кирәк.