Безнең якташлар - Җиңү Батырлары

          Күпме генә еллар узса да, безнең хәтерләрдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары онытылмый. Яңа Кенәр авыл китапханәсе 5 сентябрь көнне “Тыныч булмаган тормыш вакыйгалары”  Бөтенроссия акциясе кысаларында героик портрет уздырды. Бу акция нинди максаттан уздырыла һәм ни өчен мондый акцияләргә катнашырга кирәклеге турында акциядә катнашучыларга сөйләдек.

         Мероприятие барышында без укучылар белән Бөек Ватан сугышында катнашып зур батырлыклар кылган якташларыбыз турында сөйләштек. Арча районыннан чыккан Советлар Союзы Геройларын барлап, алар турында мәгьлүмат бирдек. Яңа Кенәр авылыннан сугышка ничә кеше китеп, аның ничәсе исән – имин кайткан, батыр авылдашларыбыз сугыш кырында нинди батырлыклар кылган  – болар турында без кичә барышында әңгәмә кордык.

         Мероприятие ахырында сугыш кырларында ятып калган авылдашларыбыз өчен ясалган һәйкәлне җыештырып, анда чәчәкләр дә куйдык.