“Уважение к национальным различиям”

              2 сентябрь көнне өлкән сыйныф укучылары өчен, үсеп килүче буында социаль әһәмиятле кыйммәтләр, гражданлык һәм патриотизм тәрбияләү, милләтара һәм этник мөнәсәбәтләр мәдәниятен арттыру, үз иле өчен горурлык хисе формалаштыру буенча актуаль диалог уздырдык. Диалог барышында укучылар  бер-берсенә толерантлы мөнәсәбәт турында фикер алыштылар. Милләт кебек төшенчәләр белән таныштырып, патриотизмның милләтчелектән нәрсә белән аерылып торуын аңлатабыз. Укучылар игътибарына “Башка милләтнең дәрәҗәсен түбәнсетеп, без үзебезгә хөрмәтне югалтабыз” дип исемләнгән социаль видеоролик һәм “СССРга кире кайту” дип аталган  видеофильм  күрсәтелде. Аны караганнан соң, укучылар ике чорны чагыштырып, бу елларда нинди үзгәрешләр булганын тикшереп, нәтиҗә ясадылар.

         Чара ахырында укучыларга: “Иң мөһиме, кеше яхшы һәм ышанычлы дус булсын, ә милләткә беркем дә карамасын. Һәм аралашу өчен тире төсе роль уйный алмый”. – дигән вазгыятьне төшендердек.