“Здравствуй, школьная страна”

            Ел дәвамында без, урта мәктәп укучылары белән күп төрле чаралар уздырабыз. Шуңа күрә дә 1 сентябрь көнне уздырылган Белем көне безнең өчен дә зур бәйрәм. Бу көнне  14 яшен тутырган укучылар беренче тапкыр безнең китапханәгә киләләр һәм без аларга беренче тапкыр китап бирәбез. Аңарчы алар балалар китапханәсе укучылары булып торса, 14 яшьләрен тутыргач безнең китапханә фондларыннан да файдалана башлыйлар. Белем көненә багышланган мәдәни-танып белү программасында без бу бәйрәмнең тарихы белән таныштырдык. Китапханәче укучыларга “фән” нең нәрсә икәнен һәм аның нинди төрләре булганын, фән һәм техника казанышлары, уйлап табулар һәм ачышлар турында мәгьлүмат бирде.

         “Белем иленә сәяхәт” дип исемләнгән интеллектуаль уен уйнадык. Уенда Яңа Кенәр урта мәктәбенең тарихы һәм бүгенгесенә багышланган сораулар бирелде. Уен барышында укучыларның белемнәрен тикшерәбез, шулай ук өстәмә мәгълүмат та бирәбез.

         Россия күләмендә уздырылучы Укытучы һәм остаз елына багышланган “Укытучы! Һәр карашың – гыйлем нуры синең,

Һәр сүзеңдә синең изгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырып, әңгәмә кордык.