“Татарстан – дуслык иле, Һәрбер милләт – аның гөле”

        Ел саен без Республика көнен зурлап бәйрәм итәбез. Быелгы бәйрәмгә без, китапханәчеләр, әдәби марафон оештырдык. Әдәби марафон барышында без милләтебезнең данлы да, авыр да һәм шул ук вакытта кызыклы да тарихына тукталып, мәгълүмат бирдек. Безнең Яңа Кенәр авыл җирлегендә өч төрле милләт халкы яши: татар, рус һәм мари милләте. Шул милләтләрнең тарихы, гореф – гадәтләре һәм традицияләре турында әңгәмә корып, анализ ясадык. “Мин яратам сине, Татарстан” дип исемләнгән китап күргәзмәсендә татар халкының бөек шәхесләре белән таныштырып, алар турында әңгәмә кордык. “Татар иле – бөек ил” дип исемләнгән уен уйнап, катнашучыларның халкыбыз тарихы буенча булган белемнәрен тикшердек.

         Әдәби марафонның икенче өлешендә татар халкының милли уеннары – “Йөзек салыш”, “Наза” һәм “Ал кирәк, гөл кирәк” уеннарының тарихы белән таныштырып, шул уеннарны уйнап, күңел ачтык.