“Мы флагом Российским гордимся”

        Дәүләт символлары – шул дәүләттә яшәгән халык өчен бик мохим роль уйный. Бу символлар үзләренә идеологик, хокукый, социаль – политик йөкләмә алалар. Үз иленә һәм символларына булган мәхәббәт гражданнарда эмоциональ яктан да күренә. Дәүләт гимны яңгыраганда без үзебездә горурлык хисе тоябыз. Төрле тантаналарда дәүләт флагы күтәрелгәндә үзебездә сизмәстән күз яшьләренә ирек куябыз.

         Россиянең яшь гражданына дәүләтнең тарихи һәм заманча символикасын яхшы белү бик мөһим. 22 нче август – Россия флагы көне буларак бәйрәм ителә. Россия флагының тарихы, илебездә нинди флаглар булган, аларның төсләре һәм алар ни өчен шундый төстә булган – болар һәм башка кызыклы факторлар турында без, китап укучыларыбыз белән интеллектуаль - танып белү программасы уздырдык. Россия флагын ясап, аны авыл халкына өләштек. “Флаг – России честь и знак” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.  “Мин Россия – гражданы” дип исемләнгән викторина уздырып, илебез тарихы буенча булган белемнәрен тикшердек.