Татар халык уеннарында – милләт тарихы.

Ел саен уздырыла торган “Мәдәни шимбә” акциясе 24 июльдән старт алды.  Россия халыклары традицияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән бу акция быел балалар уеннарына багышлана.

Бу акциядә безнең китапханә дә катнашты. Үсеп килүче яшь буын белән без татар халык иҗаты буенча сәяхәт кылдык. Татар халык уеннары, җырлары турында әңгәмә корып. Кара – каршы басып җырланучы җырларны такмаклар икәне турында мәдәният йорты директоры Гөлнур Фирдәвес кызы мәгълүмат бирде. Кичәдә катнашкан яшүсмерләр белән такмаклар әйтештек.  “Чүлмәк вату” уенының тарихы белән китапханә мөдире Лилия Фердинант кызы таныштырды. Һәм бу уенны күмәкләшеп уйнап та алдык. Шулай ук, татар яшьләре яратып уйнаган “Капкалы” уенынның да тарихын барладык бу кичәдә. Соңыннан уенны уйнап, күңел ачтык.

Уеннар һәм күңел ачулар һәр халыкның үзенчәлекле мәдәниятендә ачык күренә һәм көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше, шулай ук бәйрәм чараларының мәҗбүри элементы булып тора. Халык уеннары ярдәмендә балалар күңелле генә түгел, ә җитезлек һәм батырлыкка да өйрәнәләр.