“...Шул вакытта мин кулыма китап алам”

          20 нче июль көнне уздырылган  әдәби - укучылар акциясе интернат мәктәптәге мәктәп яны лагерында йөрүче  укучылар өчен уздырылды. Бу көнне без актив китап укучыларыбызны татар, рус һәм чит ил әдәбиятындагы яңалыклар белән таныштырдык. Бүгенге көн авторлары белән борынгы заман авторларының ошаш якларын һәм алар арасындагы аермалыкларны анализлап, әңгәмә кордык. Ни өчен без барыбыз да әкиятләр укырга яратабыз, ә шигырьләрне бик аз гына укучы укый – бу турыда китапханәче китап укучы формулярларын анализлаганнан соң укучылар белән фикер алыштык. Шулай ук, китапханәдә була китап укучылар тарафыннан бик  аз укылган китаплар. Ни өчен кайбер авторларның китапларын чират торып укыйлар, ә кайбер авторларга игътибар аз бирелә – бу турыда да китап укучыларның фикерләрен тыңлаганнан соң нәтиҗә ясадык. Кичәдә катнашкан китап укучылар арасында үзләре яратып укыган авторларның китапларына анализ ясадык. Кичәнең ахырында “Я – читатель” дип исемләнгән сораштыру уздырып, китап укучыларның нинди төрдәге китаплар укыйсы килүләре турында мәгьлүмат алдык.