“Китте йөзек куллардан”

            17 июль көне “Бердәм фольклор көне” Бөтенроссия акциясе буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, без  яшүсмерләр белән кичке милли уеннар оештырдык.  Уен барышында яшүсмерләрне Россиядә яшәүче халыкларының фольклорының иң бай коллекциясе белән таныштырдык. Уенда катнашучылар халык авыз иҗаты төрләре, илебезнең халык кәсепләренең искиткеч дөньясы белән таныштылар. Татар фольклорына аерым игътибар биреп, милли уеннарга тукталып, ни өчен милли уеннар дип атала, аларны кемнәр уйлап чыгарган, нинди жанрларга бүленүләре  турында  әңгәмә корып, фикер алыштык. Яшүсмерләр белән әби – бабаларыбыз яратып уйнаган һәм бүгенге көндә халкыбызга кире кайткан уеннар: “Челтәр элдем читәнгә”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Наза” уеннарны уйнадык.

         Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы уңаеннан эшләп килүче “Милләтемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән дә таныштырдык. Бу күргәзмәдә халыкның  осталыгын, талантын һәм көчле иҗади юлын күрсәтүче әдәбият тәкъдим ителә.