"Табигый барометрлар"

           Борынгы заманнарда авыл хуҗалыгы тармагында халык сынамышлары һәм фаразлары бик актуаль булган. 6 июль көнне без дә мәктәп укучылары белән табигать барометрлары турында сөйләшеп, танып – белү уены уздырдык. Ни өчен халык сынамышлары һәм фаразлары табигать белән тыгыз бәйләнештә тора, бу сынамышлар һәм фаразлар кайдан килеп чыкканнар, алар дөрес мәгълүмат бирә аламы – болар турында без уенның беренче өлешендә  әңгәмә кордык. “Народные приметы” китабы белән таныштырып, һәр ел фасылы турындагы сынамышларга анализ ясадык. Безнең көннәрдә бу сынамышлар дорес туры киләме, ни өчен туры килә һәм ни өчен туры килмәве турында сөйләшеп нәтиҗә чыгардык. Очрашуның икенче өлешендә “Народные приметы” китабы буенча төзелгән кроссворд сорауларына җаваплар эзләп, шул җаваплар буенча әңгәмә кордык.