“Как не стать жертвой плохих привычек”

           Наркотиклар куллану һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан яшүмсерләр белән уздырылган чара, “Как не стать жертвой плохих привычек” дип аталды. Бу чарада без яшүмсерләр белән начар гадәтләрнең колы булмау өчен ниләр эшләргә, кемнәрне тыңларга икәне турында әңгәмә кордык. Төрле ситуацияләрне тикшереп, аларга анализ ясадык. Чараның икенче өлешендә  “Мы выбираем жизнь” дип исемләнгән уен уйнадык. Бу уенда алар җәмәгать урыннарында, кино – театр, сәүдә үзәкләрендә үз – үзләрен тотуны уйнап күрсәттеләр. Уен ахырында анализ ясап, нәтиҗә чыгардык.

         Яшүсмерләр арасында бу начар юлга кереп китүчеләр бик күп була. Шуңа күрә дә мондый чаралар уздырып, аларны кисәтү безнең бурычыбыз. Мондый чаралар ярдәмендә алар наркотиклар турындагы белемнәрен тагын да ныгыталар. Һәм укып бетереп читкә чыгып киткәч тә безнең киңәшләребезне истә тотарлар дигән теләктә калабыз.