“22 июня... А впереди была целая Война”

          21июнь көнне китапханәдә, авыл яшьләре өчен,  Пушкин картасы буенча “22 июня... А впереди была целая Война” тарихи квест – уен уздырылды.  Бу квест – уен Хәтер һәм кайгы көненә багышланды.

          Квест – уенда ике команда катнашты. Уен барышында командалар эзлекле рәвештә квест тематикасы буенча бирелгән биремнәрне үтәделәр. Һәр бирем бер станция булып торды. Бу станцияләрдә без Бөек Ватан сугышына кагылган истәлекләрне искә төшереп, укучыларның Бөек Ватан сугышы буенча белемнәрен тикшердек.

         Беренче станциядә сүз  Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр турында барды. Алып баручы катнашучыларга текст өлешен укый һәм һәйкәлнең фоторәсемнәрен тәкъдим итә, уенда катнашучылар һәйкәлнең урнашу урынын атарга тиеш булалар. Уенда Татарстан шәһәрләрендә  урнашкан һәйкәлләр турында сүз барды.

         Икенче станциядә укучылар өчпочмаклы солдат хаты ясарга тиеш булалар. Һәр команда бер хат яза һәм аны өчпочмаклы итеп ясадылар.

         Өченче станциядә Бөек Ватан сугышы геройлары турында сүз барды. Бу биремдә без үзебезнең район -  Арча районының геройлары турындагы белемнәрне тикшердек. Алып баручы бер герой турында текст укый, ә катнашучылар бу геройның исем, фамилиясен, әтисенең исемен дөрес итеп әйтергә тиеш булдылар һәм алар бу биремне дә төгәл үтәделәр.

         Дүртенче   станция “Бу җырлар Җиңү китерде”  дип аталды. Уенда катнашучылар җырны тыңлап һәм җыр турында кыскача гына җырның исеме, язылу тарихы турында мәгълүмат бирделәр.

         Бишенче станция “Герой – шәһәр” дигән исемдә иде. Уенда катнашучыларга герой-шәһәрләрне атап, Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын бергәләп искә алдык.

         Уенның соңгы өлешендә “Поющие фотографии войны” проекты кысаларында, Яңа Кенәр авылының сугыш чорындагы вакыйгаларына тукталып, авылдашларыбызның җиңүгә керткән өлешләре турында сөйләштек.  Шулай ук, Җиңү яулап кайткан ветераннарыбыз турында әңгәмә корып, Бөек Ватан сугышы ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы, Халык мәгарифе отличныгы Халитов Рәгыйб Усман улы турында мәгълүмат биреп, видеоролик карадык.