“Милләтемнең рухи хәзинәсе”

          Балаларны милләт традицияләренә өйрәтү, татар халык уеннары белән таныштыру, сәламәтлекләрен ныгыту максатларында республикада "УенФест" халыкара фестиваль – конкурсы башланды. Шуңа бәйле рәвештә, без "УенФест" фестиваль конкурсына үз өлешебезне кертеп, авылда яшәүче балаларга әби-бабаларыбыз уйнарга яраткан уеннар турында искә төшердек. Балалар белән бергә "Пустое место"("Буш урын") хәрәкәтчән уенын һәм "Скажи, голубь"("Әйт, күгәрчен") җыр уенын уйнадык.  

         Очрашу ике өлештән торды. Беренче өлешендә без, укучыларны китапханәдә эшләп килгән  “Милләтемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Ни өчен уеннарны милләтнең рухи хәзинәсе дип атыйлар,“Уен” дигән термин астында нәрсәне күз алдына тотуны ачыклап, бу турыда мәгълүмат бирдек. Халык уеннарына нинди уеннар керә,  ни өчен алар “халык уеннары” дип атала, алар нинди жанрларга бүленәләр – болар турында без әңгәмә корып, анализ ясадык. Ә мероприятиенең икенче өлеше мәдәният йорты артындагы бакчада узды. Бу фестивальгә без ике уен әзерләдек. Иң элек балаларга уенның кагыйдәләре аңлатылды, аннан соң гына уен башланды. Уенда катнашкан балалар һәм алып баручылар милли киемнәрдән булып, уен барышында милли киемнәр турында да әңгәмә кордык.

         Мондый уеннар аркылы без үсеп килүче яшь буында иң элек туган җиргә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбиялибез. Шулай ук, мондый мероприятиеләр аркылы без аларга эстетик һәм әхлак тәрбиясе бирәбез. Эстетик зәвыгы булган һәм әхлаклы балалар безгә милләтебезне, туган телебезне саклап калырга ярдәм итәчәк.