“Мы в гости к Пушкину спешим”

         Ел саен июнь башында Россиядә бөек рус шагыйре А.С. Пушкинны искә алу көне уздырыла. Быел бөек шагыйрьнең тууына 224 ел тула.

         6 июнь көнне мәктәп яны лагерына йөрүче балалар белән без әдәби серпантин уздырдык. Катнашучыларга булачак шагыйрьнең нинди гаиләдә тууы, аның әти-әнисе, бала караучысы, Мәскәүдә һәм Петербургта уздырган балачак еллары турында мәгълүмат бирдек. Шулай ук, бу кичәдә  сүз, рус әдәби теленә нигез салучы үз нәсел варисларына калдырган бай әдәби мирас турында барды. Балалар Пушкинның әкият геройлары: Царевна Лебедь, Кот Ученый, Старик белән очрашып, алар биргән “әкият биремнәрен”, викторина һәм кроссвордларны чиштеләр. “Мыши в кладовой” һәм “Переплыви океан” уеннарын уйнадылар.

         Кичәнең икенче өлешендә Пушкин әкиятләре буенча төшерелгән мультфильмнар карап, ахырдан караган әкиятләргә анализ ясадылар.