Үзем яратып укыдым – сезгә дә тәкъдим итәм

2023 елда уникенче тапкыр илебезнең барлык укучылар җәмгыяте, барлык китапханә һәм китап сөючеләр өчен искиткеч традициягә әверелгән “Китапханә төне – 2023” Бөтенроссия акциясе уздырылды.

Бу акциядә без ел саен катнашып, үзебедән өлеш кертергә тырышабыз. “Китапханә төне – 2023” акциясе  “Бергә укыйбыз” лозунгысы белән уздырылды. Без китап укучы активистларыбызның фикерләрен искә алып “Үзем яратып укыдым – сезгә дә тәкъдим итәм” дип исемләнгән китап фримаркеты уздырдык. Кичә барышында китап укучыларыбыз үзләре яратып укыган китапка кыскача анализ ясадылар, кызыклы урыннарыннан өзекләр укыдылар. Очрашуда катнашкан һәрбер китап буенча әңгәмә кордык, фикер алыштык.