“Вас обслуживает библиотекарь – дубль”

           Ел саен май аенда без китап укучы яшүсмерләр белән ел дәвамында узган китапханә дәресләренә йомгак ясыйбыз. Быел без аны Бөтенроссия китапханәләр көненә багышлап дублер – шоу уздырдык. Кичә барышында укучылар белән китапханә хезмәте турында сөйләштек. Т.Миңнуллин исемндәге китапханәнең бай тарихы белән таныштырдык. Мондый исемне безгә кайчан һәм ни өчен бирлүе турында мәгълүмат бирдек. Кичәнең икенче өлешендә укучылар китапханәче булып эшләделәр. Бер ишләре китап укучыларга китап сайлашып, китап бирде; икенчеләре китапханәгә килгән газет – журналларны учетка алып, картотека язды ә өченчеләре китапханәгә яңа кайткан китапларны учетка алып, карточкаларны каталогларга урнаштырдылар. Шулай ук, бу кичәдә алар китап күргәзмәсе белән дә таныштырдылар, китапханәдә булачак мероприятиегә дә әзерлек эшләре алып бардылар. Очрашуның ахырында укучылар китапханәченең эше ни дәрәҗәдә катлаулы да, кызыклы да һәм үзенчәлекле дә булуына инандылар.