“Бүген толерантлык – тынычлык мәңгегә”

           Без бар көчебез белән өченче меңеллыкны узып барабыз. Кешелек тормышын техникадан башка күз алдына да китереп булмый.Тормыш көннән көн тыныч, һәрнәрсә дә җитеш кебек -  әмма без качак, көчләү корбаны, җинәять кебек сүзләрне ешрак ишетә барабыз. Бүгенге  җәмгыятьтә актив рәвештә экстремизм, агрессивлык  үсеше арта, конфликтлар киңәя бара. Бу социаль күренешләр бигрәктә яшьләргә кагыла . Яшүсмерләр һәм яшьләр арасында  асоциаль күренешләрнең төрле формалары  катастрофик рәвештә үсү күзәтелә. Яшьләр арасында җинаятьчелек арта. Һәр кеше тормышта төрле ялгышлыклар ясарга мөмкин. Кайбер очракларда үзен дөрес һәм яхшы яктан күрсәтсә икенче очракта киресенчә булуы бар.

Яшүсмерләр өчен уздырылган  “Бүген толерантлык – тынычлык мәңгегә” дип исемләнгән толерантлык дәресендә без менә шул проблемалар турында сөйләштек. Авыл яшьләре шәһәрдә яшәгәннәргә караганда мәрхәмәтлерәк әле. Тиздән җәйге каникул башлана, әлбәттә каникул чорында авылда шәһәрдән кайткан яшүсмерләр белән авылныкылар аралашачаклар. Ә алар арасында төрле тәрбия алган яшүсмерләр дә очрый. Менә шул вакытта конфликтлы ситуацияләргә юлыкмас өчен үзеңне ничек тотарга, бер – берең белән ничек аралашырга кирәклеге турында әңгәмә корып, фикер алыштык. “Ничек дуслар табарга” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык. Бу күргәзмәдә Америка язучылары Дейл Карнеги һәм Наполеон Хилл китаплары урын алды. Укучылар белән китапларга анализ ясап, нәтиҗәләр чыгардык.