“Вакытлы матбугат + яшьләр”

         18 май көнне уздырылган интеллектуаль уен “Вакытлы матбугат +яшьләр” дип атала. Ни өчен без бу очрашуны яшьләргә багышладык. Чөнки безнең яшьләр арасында вакытлы матбугат: газет – журналлар белән кызыксынучылар бик аз. Яшьләр арасында вакытлы матбугат басмаларына игътибарны арттыру, бер – берсе белән аралашуны оештыру максатыннан уздырылган бу очрашуда, без алар белән беренче газетларның барлыкка килү тарихы, татар матбугатын чыгаруда кемнәр актив катнашкан, ни өчен газет – журналларны вакытында чыгарып барырга кирәклеге турында, газет белән журнал бер – берсеннән ничек аерылганы турында сөйләшеп, әңгәмә кордык. Очрашуның икенче бүлегендә интеллектуаль уен уйнап яшьләрнең белемнәрен ныгыттык. Газет чыгару җиңелме, әллә журнал чыгару җиңелме икәне турында сөйләшеп, үз арабызда гына газет -  журнал чыгарып карадык.