“Гаилә – киләчәкнең иң ышанычлы нигезе”

           Гаилә кечкенә дәүләт; яхшы гаилә төзү китап язудан да, төрле ачышлар ясаудан да авыррак. Аның белән идарә итү аерым бер талант, һөнәр. Гаиләдә күп кенә аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Ләкин һәр табышмакның җавабы булган кебек, бөтен сорауга да җавап табарга мөмкин. 15 май көнен без –Гаилә көне буларак билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, китапханәдә “Гаилә – киләчәкнең иң ышанычлы нигезе” дип исемләнгән белешмәлек сәгате уздырдык. Кичә барышында нәрсә ул гаилә, ни өчен аны җәмгыятебезнең кечкенә дәүләте дип атыйлар, кешегә гаилә кору ни өчен кирәк дигән сорауларга җаваплар эзләп, төрле ситуацияләрне тикшердек. Ата белән ул, ана белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә тукталып, әңгәмә корып һәм нәтиҗәләр ясадык.

        Татар әдәбиятында гаилә темасы нинди урында тора, алар ничек итеп укучыларга тәкъдим ителә – болар турында да кичә барышында мәгълүмат бирдек.