Эко-логика, яки табигатьне һәм кешене ничек сакларга

         Гасырлар дәвамында камиллекә ирешкән Җир анабызны киләчәк буыннарга да саклап калу – кешелекнең изге бурычы. Әйләнә – тирәлек белән гармонияле мөнәсәбәттә яшәргә лаеклы киләчәк кешесе нинди булырга тиеш соң? Табигатькә сакчыл караш, аның бөтенлеген бозмау, төрлелеген саклап калу, табигать законнарын хөрмәт итү, ул законнарны бозмау, табигый байлыкларны сакчыл файдалану, калдыксыз технологияләр куллану, экологик катастрофаларны кисәтү һәм, гомумән, экологик белемлелек киләчәк кешесенә хас сыйфатлар булырга тиеш.

         Үсеп килүче яшь буында табигатькә сакчыл караш тәрбияләү; үзебез яшәгән әйләнә – тирәнең чисталыгын сакларга өйрәтү максатыннан укучылар белән экологик уен уздырдык. Уен барышында эколгия сүзенең аңлатмасы, ни өчен без җиребезне сакларга тиеш, читсалыкны үзебез сакламасак нинди хәлләргә калачак җиребез һәм башка темаларга фикер алышып, күп кенә сорауларга җавап эзләдек.  Китапханәгә Фатих Сибгатуллинның “Экология аграрной культуры в эпоху индустриализации” һәм “Экология и охрана окружающей среды” дип исемләнгән китаплары кайткан иде. Шул китапларга кыскача анализ ясап, китаплар белән якыннан таныштырдык.