“Бөек Җиңү даны сүрелмәс”

           Быел илебез 78 тыныч язын каршы ала. Бөек Җиңүнең 78 еллыгын Яңа Кенәр авыл халкы традиция буларак авыл уртасында балкып торган һәйкәл каршында каршы алырга җыена. Бу көнне без, сугыш кырларында ятып калган ата – бабаларыбызны, сугыштан җиңү яулап кайтып бүгенге көндә безнең арада булмаган сугыш ветераннарын, сугышның бар авырлыгын үз җилкәләренә күтәргән тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш чоры балаларын тантаналы митинг белән искә алабыз.

           Тантаналы митингта авыл халкы, кайткан кунаклар, укучылар, укытучылар катнашты. Митинг барышында котлау сүзләре белән  Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин  Әгьзәм Әдеһәм улы, Арча муниципаль районы Авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесенең урынбасары Абдуллин Марат Рәуф улы, ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр, Яңа Кенәр әфганчылар оешмасы рәисе Салихҗанов Рашат чыгыш ясадылар. Чыгышлар мәктәп укучылары тарафыннан матур җырлар, театральләшкән өзекләр белән үрелеп барды. Кайтмый калган һәм бүген арабызда булмаган геройларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алып,  Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә төзелгән һәм сугышчан хәрәкәтләрдә катнашкан авылдашларыбыз өчен төзелгән һәйкәлләргә веноклар һәм чәчәкләр куелды.