Тыл ветераннарын адреслы котлау һәм “Георгий тасмасы” акциясе

             Ел саен Бөек Җиңү якынлашкан вакытларда илебездә төрле акцияләр, чаралар уздырыла. Без бу акцияләрдә актив катнашырга тырышабыз. Шулай ук, ветераннарыбызга Республика һәм район башлыкларыннан килгән котлау открыткалары, күчтәнәчләрне матур итеп тапшырып киләбез без. Быел да бу эшләрдән читкә калмадык. Алдагы көннәрдә тыл ветераннарына Татарстан Республикасы Рәисе Минниханов Р.Н. исеменнән килгән котлау откырткасы һәм тәмле күчтәнәчләрне таратып чыктык. Ә бүген, ягъни 5 май Арча муниципаль район башлыгы Нуриев И.Г. исеменнән килгән котлау открыткалары тапшырып, аларны бәйрәм белән котладык.

25 апрель көнне “Георгий тасмасы” акциясе старт алды. 4 май көнне бу  акциясене яшүсмерләр арасында уздырдык. Нәрсәне аңлата ул георгий тасмасы, аның тарихы, ни өчен безнең ил өчен аның кадере шуның кадәр зур булганын аңлатып, әңгәмә кордык. Ә 5 май көнне “Георгий тасмасы” акциясен тыл ветераннары белән уздырдык. Аларның күрсәткән батырлыгы, кичергән михнәтләре турында искә төшереп, истәлекләрен барладык.