Сугыш һәм Җиңү китаплары

         Бөек Ватан сугышы илебез тарихына тирән эз салып калдырган вакыйгаларның берсе. Бөек Җиңүгә 78 ел тулып килсә дә ул вакыйгаларны безнең ил халкы әле дә булса онытмый. Безнең буын бу сугышның дәһшәтен кинофильмнар һәм китаплар аркылы гына белә.

         4 май көнне уздырылган батырлык дәресендә без укучылар белән дәһшәтле сугыш турында һәм көтеп алынган җиңү турында язылган китаплар белән таныштык. Бу китапларда сугышның ни дәрәҗәдә авыр булганын һәм безнең илебез халкы фашизм коллыгына бирелмәс өчен, илебезне, җиребезне дошман кулына бирмәс өчен ничек көрәшүләре турында язылган. Сугыш темасына язылган китапларның авторлары күбесе үзләре сугышта катнашып, үз күзләре белән бу мәһшәрләрне күргән кешеләр. Кичә барышында алар турында әңгәмә корып, фикер алыштык.