“Тукай йолдызлыгы барда, Татар мәңге калачак!”

          26 апрель көнне уздырыласы “Тукай йолдызлыгы барда,

Татар мәңге калачак!” әдәби кичә, милләтемнең бөек шагыйре, халык язучысы Габдулла Тукай иҗатына багышланды.

         Максаты: халкыбызны бөек шагыйренең тормышы, иҗаты белән киңрәк таныштыру; укчылар арасында сәнгатькә, иҗатка  кызыксыну уяту.

         Апрель ае җитүгә татар әдәбиятында җанлану сизелә башлый. Бу айда без сөекле шагыребезнең иҗаты белән яшибез. Төрле – төрле чаралар уздырып аның үлемсез иҗатын тагын бер кат җанландырып җибәрәбез. Әдәби  кичәне без, интернат мәктәптә укучылар белән, интернат мәктәптә уздырдык. Китап укучыларыбыз белән Тукайның үлемсез шигырьләрен искә төшердек, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырларны искә төшердек. Шулай ук, Тукайның тәрбияви әкиятләрен искә төшереп, аларның кайберләренең өзекләрен дә укыдык. Күпме генә еллар узса да, халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның иҗатыннан без ел саен яңалык табабыз. Шагыйрьнең үлемсезлеге дә һәм бөеклеге дә шул яңалыкларда күрәбез.