Милләтемнең бөек әдибе, Мәңге йөрәкләрдә сакланыр.

Быел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы дип билгеләп үтелә. Шул уңайдан, “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы, “Милли мәдәният саекмас чишмә” иҗади бәйгесе уздыра.

         Бәйгенең максаты: күренекле язучыларның иҗатлары белән таныштырып, онытылып барган әсәрләрен яңадан өйрәнү, язучыларның әсәрләре аша милли традицияләрне барлау, китапка карата мәхәббәт тәрбияләү.

         19 апрель көнне безнең китапханә бу бәйгедә Туфан Миңнуллин иҗатын тәкъдим итте. Язучы иҗаты буенча “Милләтемнең бөек әдибе, Мәңге йөрәкләрдә сакланыр” дип исемләнгән һәм ел темасын чагылдырган “Милләтемнең күңел бизәкләре” дип исемләнгән китап күргәзмәләре тәкъдим ителде. Барыбыз да яраткан Әлмәндәр карт күргәзмәләр белән таныштырды. Туфан Миңнуллинның драматургиясендә гореф – гадәтләргә нинди урын бирелә, анда нинди проблемалар күтәрелә болар турында кичә барышында мәгълүмат бирдек. “Кулъяулык” дип исемләнгән риваятеннән өзек күрсәттек. Балалар өчен язылган “Әкияткә ышанмаган Гафият” әкияте буенча куелган спектакльне тамашачы – балалар бик яратып кабул иттеләр. Туфан аганың сәхнә әсәрләрендә урын алган татар халык җырларын үзешчәннәр бик матур итеп халыкка җиткерделәр.  

Туфан Миңнуллинның иҗатын бер кичә барышында гына ачып бетерү мөмкин булмаячак, әмма без аның иҗатында гореф – гадәтләр һәм милләтебез темасы нинди урын алып торганын халыкка күрсәтергә тырыштык.