“Синең сайлау”

         17 апрель көнне яшүсмерләр арасында “Синең сайлау” шартлы исеме астында Федераль оператив-профилактик чара уздырылды. Бу чара балигъ булмаганнарны деструктив, шул исәптән экстремистик һәм террорчылык эшчәнлегенә, законсыз массакүләм акцияләргә җәлеп итү омтылышларын нейтральләштерү  максатыннан уздырылды. Чара барышында без яшүсмерләр белән хокук бозу һәм ул нинди нәтиҗәләргә китерү турында әңгәмә кордык. Яшүсмерләр белән үзләренең буш вакытларын дөрес итеп бүлү турында, ничек итеп файдалы итеп уздырып булу турында фикер алыштык, аларга бу турыда киңәшләр бирдек.