Мөнәҗәт ул – чал тарихлы Халкымның йөрәк авазы.

Татар фольклорында шактый зур кыйммәткә ия булган бер жанр яшәп килә. Ул – бәет һәм мөнәҗәтләр.  Бик борынгы заманнарда, әле уку язу сәнгате булмаган чакта ук, кешеләр җырлар, әкиятләр, табышмаклар, мөнәҗәт,бәетләр уйлап чыгарганнар. Ул әсәрләр, телдән - телгә сөйләнеп, буыннан - буынга күчеп безнең көннәргә килеп җиткәннәр.

10 апрель көнне Мәдәният йортында

“Мөнәҗәт ул – чал тарихлы

 Халкымның йөрәк авазы.” дип исемләнгән мөнәҗәтләр кичәсе узды. Кичәдә татар халкының гореф – гадәтләре, йолалары, халык җырлары һәм көйләре  искә алынды. Үзешчәннәр тарафыннан “Балага исем кушу” йоласы сәхнәләштерелде.  Мөнәҗәтләр кичәсенең махсус кунагы Татарстанның халык артисты, М.Җәлил исемендәге премия лауреаты Гөлзада Сафиуллина мөнәҗәтләр тарихы белән таныштырып, мөнәҗәт көйләү буенча мастер класс уздырды.