“Сәхнәгә багышланган гомер”

           “Мәрхәмәт-Милосердие” ТР Дәүләт Советы хатын – кыз депутатлары берләшмәсе “Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман” төбәк мәгълүмат проектын эшләтеп җибәрде. Аның максаты-тормышның төрле өлкәләрендә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үсешенә зур өлеш керткән хатын-кызлар турында мәгълүматны популярлаштыру. Ел дәвамында шушы проект кысаларында без үсеп килүче яшь буынны үзебезнең райондагы күренекле хатын – кызлар белән таныштыруны планлаштырдык.

         6 нчы апрель  көнне уздырылган  “Сәхнәгә багышланган гомер” дип исемләнгән театраль колейдоскоп,  40 ел гомерен Иске Ашыт авылы клубында эшләп, районыбызның мәдәниятын һәм сәнгатен күтәрүгә зур өлеш керткән Саяра Фәтрахмановага багышланды. Кичә барышында Саяра апаның тормышы һәм аның эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелде. Саяра апаның улы, Татарстанның халык артисты Фердинант Фәттрахманов кайтып, әнисе турында матур истәлекләре белән уртаклашты, үзенең матур җырларын бүләк итте. Шулай ук, кичәдә Саяра апа белән бер вакытта мәдәниятта эшләгән Галимуллин Җәүдәт абый һәм Насыйбуллина Рузалия апалар истәлекләре белән уртаклаштылар. Укучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары кичәбезне тулыландырды.