“Ир – егетнең иңнәрендә ил гаме”

          2022 елның 24 февралендә Россия Украинада махсус хәрби операция башлады. Россия Президенты Владимир Путин бу карарны Донецк һәм Луганск өлкәләрендә яшәүче  халыкны  Киев режимы тарафыннан 8 ел буе барган геноцидтан һәм кысрыклаудан яклау өчен кабул итүе турында аңлатты. Президент НАТОның көнчыгышка таба киңәюен булдырмау кирәклеген дә әйтте. Бу өлкәләрдә  яшәгән тыныч халык Россия төбәкләренә эвакуацияләнде.

         Башта ярты ел буе махсус хәрби операция контракт килешүе нигезендә хезмәт итүчеләр көче белән барды. Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдән Россиядә өлешчә мобилизация башлану турында карар кабул итте. Россия оборона министры Сергей Шойгу ил буенча 300 мең ир-ат тупланганын белдерде.

         Безнең Яңа Кенәр авыл җирлегеннән өлешчә мобилизация буенча 19 ир – егетебез хезмәт итәргә алынды. Ул егетләребез бүгенге көндә барысы да исән – сау хезмәт итәләр. Президент указы нигезендә мобилизованныйларга 14 көн отпуск бирелә башлады.  1 апрель көнне безнең җирлеккә дә 7 егет ялга кайтты. Шул уңайдан, мәдәният йортында бу егетләр белән очрашу уздырылды. Очрашуда район вәкиле, авыл җирлеге башлыгы һәм авылыбызның үсеп килүче яшь буын катнашты. Алар егетләргә үзләренең кызыксындырган сорауларын биреп, җылы теләкләрен теләделәр.