Лаеклы хезмәт - лаеклы киләчәк

              Хезмәт кешене бизәп кенә калмый, ул - шатлык чыганагы да. Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя.Ул һәр иртә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга, иленә файда китерүенә куана. Нинди генә авырлыклар булса да, куркып калмый, тырышлыгы белән куйган максатларыңа ирешә, яңа үрләр яулый, дәрәҗәләргә ирешә. Мондыйларны хезмәттәшләре дә, җитәкчеләр дә хөрмәт итә. Хезмәт барышында кеше физик яктан ныгый, рухи яктан д чыныга, хезмәттәшләре белән аралашырга, уртак тел табарга да өйрәнә.

         “Лаеклы хезмәт – лаеклы киләчәк” дигән исемдә уздырылган китапханә дәресендә без һөнәрләр турында сөйләштек. Дәрес барышында укучыларның һөнәрләр турындагы белемнәрен ныгытып, фикер алыштык. Татар әдәбиятында да бик күп язучыларыбыз һөнәрләр турында язалар. Бу турыда укучыларга мәгълүмат бирелде. Г.Әпсәләмовның  иң атаклы әсәрләренең берсе булган “Ак чәчәкләр” әсәре буенча фикер алыштык. Врач һөнәре турында сөйләшеп, әсәрдәге матур урыннардан өзекләр укыдык.