Чикләрне белмичә, җилләрдән җилләргә моң күчә.

        Максаты: Яшь буынны бабаларыбызның йола – бәйрәмнәре белән таныштыру, Язны каршы алу; табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

          21 март – көн белән төн тигезләшкән чорда Язны каршы алганнар. Бу матур бәйрәм безгә төрки бабаларыбыздан килгән. Соңгы елларда бу бәйрәм матур бер йолага әйләнде. Ел саен балалар гына түгел, ә бәлки өлкән буын кешеләр дә бу көнне көтеп алалар. Быел да без 22 нче март көнне Яз каршы алу бәйрәме оештырдык.

         Бәйрәмдә балалар бер – берсен бәйрәм белән котлап, теләкләр теләделәр. Күңелле, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар. Кыш бабайны озатып, Яз Кызы Нәүрүзне каршы алдылар. Нәүрүзгә үзләренең җырга – моңга булган осталыкларын күрсәттеләр. Аннан соң инде карга боткасы белән сыйланып, коймак белән кайнар чәй эчтеләр.