“Соединяя берега”

18 мартта илебездә мөһим бәйрәм – Кырымның Россия белән яңадан берләшү көне билгеләп үтелә. 2014 елның мартында илебез өчен мөһим вакыйгаларның берсе Кырым ярымутравының кабат Россия белән кушылуы булды. Быел бу данлы вакыйгага 9 ел тула, шул уңайдан китапханәдә “Ярларны кабат кушабыз” дип исемләнгән тематик кичә уздырылды. Кичә барышында без укучыларны  Кырым ярымутравының  данлы тарихы белән таныштырып, аның матур табигате һәм атаклы урыннары буйлап  вертуаль сәяхәткә чакырдык. Элек электән бу ярымутрауда бик күп язучылар, художниклар ял итеп үзләренең сәламәтлекләрен ныгытканнар. Күп кенә әсәрләрен Кырымда вакытта язганнар. Рус язучылары А.С. Пушкин, Л.Н. Толстой, И.А.Бунин һәм башкаларның шунда вакытта язган әсәрләренә кыскача анализ ясап, фикер алыштык.

         Шулай ук, данлы Севастополь шәһәре турында да кыскача мәгълүмат бирдек. “Россия тарихында Кырым” дип исемләнгән викторина уздырып, укучыларның белеменәрен тикшердек.