«И льется музыки божественный поток»

          Быел бөек рус музыканты С. В Рахманиновның тууына 150 ел тула. Шул уңайдан китапханәдә уздырылган  “Агыла музыка илаһи моң белән” дип исемләнгән музыкаль композиция бөек шәхеснең олуг юбилеена багышланды.

         Бу бөек музыкантның исеме бөтен дөньяда билгеле һәм аны кыю рәвештә «рус гениясе»дип атарга мөмкин. Рахманинов искиткеч пианист, якты дирижер һәм зур мәдәни мирас калдырган композитор иде. Аның иҗаты аша Ватаныбыз тарихы, яраткан туган җир темасы уза. Китапханәче  китап укучыларны С.В. Рахманиновның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштырып мәгълүмат бирде. Ни өчен аны “рус гениясы” дип атыйлар, кайсы әсәрләре аша ул шулай танылу алган, болар турында кичә барышында сөйләнде. Музыкантның Бөек Новгородтагы  тормышы битләренә җентекләп тукталып, ул турыда видеоролик күрсәттек. Кичә ахырында китап укучыларга композиторның “Вокал”, “Якты бәйрәм”, “Сирень”, “Италия полькасы”, “Язгы сулар” һәм  башка композицияләре тәкъдим ителде, болар турында фикер алыштык.