Татар халкы моңнан яралган

               7 март көнне Мәдәният йортында Татарстанда Милли Мәдәниятләр һәм гореф гадәтләр елы һәм Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан “Татар халкы моңнан яралаган” дигән исемдә ретро – концерт уздырылды. Инструменталь ансамбль чыгышы белән башланып киткән кичә театраль тамаша белән дәвам итте. Әби оныгына үзенең яшь чакларын искә төшереп, күңел ачкан вакытта нинди җырлар җырлаганнарын, нинди уеннар уйнаганнары турында сөйли. Кичә барышында элек заманнарда халкыбыз яратып караган “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек, Сабантуйга бүләк җыйганда яшь киленнән бүләк алу йоласын үзешчәннәребез сәхнәләштерделәр. Халкыбыз яратып җырлаган, бүгенге көндә дә популярлыгын югалтмаган җырлар, тамашачыларыбызны элеккеге вакытларга алып кайтты.

Язның беренче бәйрәме булган халыкара хатын – кызлар көненә дә багышланган бу концертта сәхнәбез кунаклары башкарган җырлар авылыбыздагы ханымнарга бүләк булып барып иреште.Шулай ук, кичә барышында без бүгенге көндә махсус операциядә катнашкан егетләрне искә алып аларның әниләренә, тормыш иптәшләренә авыл җирлеге башлыгы Гайфуллин Әгъзам Әдеһәм улы тарафыннан җылы теләкләр теләкләр теләнде.