“Наркотики – это не путь, это тупик!”

          Җәмгыятебездә киң тамыр җәйгән наркомания кешедә булган кимчелекләр, фикерли, уйлый белмәү нәтиҗәсендә яшәп килә. Наркотиклар белән дуслашуның төп сәбәбе тормышта очраган авырлыкны җиңә белмәү, җиңел яшәргә тырышу, мөстәкыйльлек булмау яки ниндидер матур сүзләргә ышанып шикле дуслар табу, аларга ышану. 

         1 март көнне  югары сыйныф укучылары  өчен “Наркотики – это не путь, это тупик!” дигән исемдә диалог – уйлану уздырдык. Дәрес барышында  укучылар белән наркомания турында, наркотиклар турында сөйләшеп, әңгәмә кору һәм төрле ситуацияләрне карап анализладык.

         Наркомания буенча ясалган презентациягә күзәтү ясап,  наркотиклардан саклану чараларын аңлаттык. Яшүсмерләр арасында бу начар юлга кереп китүчеләр бик күп була. Шуңа күрә дә мондый чаралар уздырып, аларны кисәтү безнең бурычыбыз. Мондый чаралар ярдәмендә алар наркотиклар турындагы белемнәрен тагын да ныгыталар. Һәм укып бетереп читкә чыгып киткәч тә безнең киңәшләребезне истә тотарлар дигән теләктә калабыз.